ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости
Новости · 6 октября 2026 г.
🕌 Мәскәүнең ИҢ ЗУР мәчете (РЕПОРТАЖ)
🕌 Мәскәүнең ИҢ ЗУР мәчете (РЕПОРТАЖ) 👉 ӘЙТЧЕнең тарих укытучысы, "Җайдак Укчы" каналы авторы Булат Бәдретдин бу юлы Мәскәүнең генә түгел, хәтта Россиянең төп мәчете булган Җәмигъ мәчете турында бәян итә. 👉 Без корылманы тышкы яктан да, эчтән дә күрсәтәбез. Тапшыруның операторы, шул ук вакытта Булат Бәдретдиннең хәләл җефете - Галия Бәдретдин мәчетнең люстрасына бик кызыгып калды. 👉 Мәчеттәге “Хәят” кафесына кереп, токмачлы аш, өчпочмак һәм пәрәмәчтән авыз иттек. Ошадымы, юкмы - шушы чыгарылышны карагач белә аласыз. 👉 ИГЪТИБАР! Мәскәүнең тагын кайсы татар урыннарын күрсәтик? Теләк-тәкъдимнәрегезне комментарийда языгыз, яме.