Дин әһеле, Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Шәех-әл-ислам Тә...
Дин әһеле, Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Шәех-әл-ислам Тәлгать Сафа улы Таҗетдин Бохарадагы “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә, Каһирәдәге әл-Әзһәр ислам университетында белем ала. Тәлгать Таҗетдин үзенең дини остазы итеп Нурлат районының Кизләү мәдрәсәсен тәмамлаган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинны саный. 1996 елда Тәлгать Таҗетдинга Шәех-әл-ислам (ислам дине аксакалы) дигән абруйлы титул бирелә. Тәлгать Таҗетдин төрле елларда, төрле фикерләр булган заманнарда да гореф-гадәтләрне, ата-бабалар тоткан динне саклау яклы була. Ул Россиядәге генә түгел, чит илләрдәге бик күп дин әһелләренең рухи остазы. 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Таҗетдингә «Дуслык» ордены тапшыра. Россия президенты Владимир Владимирович Путин Тәлгать Таҗетдин белән әледән-әле очрашулар үткәрә. #бу_көн_туган_көн