Перейти к содержимому
Максиметер

Казахстанда туган татар егете Ирек Мусин картиналары

Казахстанда туган татар егете Ирек Мусин картиналары Рәссам бер әңгәмәсендә: “Әгәр рәссам үз картиналары турында сөйли икән– картиналар барып чыкмаган дип ышанып әйтергә була. Аннары еш кына рәссам үзе дә күп сорауларга җавап таба алмый”, - дип әйткән иде. Шуңа да Ирек Мусинның картиналарына бәяне үзегез бирегез. 1. Чишмә буенда 2. Аягына шырпы керде 3. Көз пышылдавы 4. Кагылу 5. Хушлашу җыры 6. Төньяк җәе 7. Тәмле алма 8. Әбиләр чуагы 9. Тормыш юлы 10. Ирек Мусин улы Йосыф белән Ирек Рәшит улы Мусин Кызылъяр (элекке Петропавловск) шәһәрендә 1966 елның 20 октябрендә туган. Чаллы сәнгать көллиятен тәмамлаган. Җәйләрен Сабада әбисе янында үткәргән. Иҗатында реализмга өстенлек бирә. Аны “Сынлы сәнгать Шукшины” дип тә атыйлар. Хатыны – театр артисткасы Ләйсән Каюмова.

1 192 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Наука»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.