“Безнең татар әдәбиятында тарихи романга нигез салучы кеше Нурихан ага. Аңа хәтле тарих...
“Безнең татар әдәбиятында тарихи романга нигез салучы кеше Нурихан ага. Аңа хәтле тарихи әсәрләрне Авзал Таһиров, Газиз Гобәйдуллин гына язып караган. Нурихан абый күтәргән темаларны һәм башка темаларны тарихка кайтару өчен белмим, ничә йөз ел кирәк микән? Безнең тарихны күтәрәсе дә күтәрәсе, безнең тарих өйрәнелмәгән. Безгә йөз Нурихан Фәттах булса да җитми”. Вахит Имамов Халык язучысы, тәрҗемәче, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов)(25.10.1928-18.02.2004) #бу_көн_туган_көн
Канал в каталоге Максиметера
655 подписчиков · Наука