21-23 октябрь көннәрендә танылган фольклорчы галим Фатыйх Ибраһим улы Урманчеевның тууы...
21-23 октябрь көннәрендә танылган фольклорчы галим Фатыйх Ибраһим улы Урманчеевның тууына 90 ел тулуга багышланган "Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор" дип аталган фәнни-гамәли конференциядә (конференциянең оештыручысы Г. Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият Һәм сәнгать институты) Тува республикасы башкаласы Кызыл шәһәренең А. Б. Чыргал-оола исемендәге сәнгать колледжы укытучысы Ховалыг Хеймер-оол Ким-оолович та чыгыш ясады. Ул тува халкына хас булган хоомейның (тамак белән җырлауның) үзенчәлекләрен, ысулларын өйрәнүче дә, танылган башкаручы да. Бүген без сезгә аның тамак белән кош тавышларына охшатып башкару ысулын сыгытны (сызгыруны) тәкъдим итәбез. Тува хоомейчылары тамак белән җырлаучы башка халыклардан берьюлы ике аваз чыгарып башкара алулары белән аерылып торалар. Болай башкарганда бер көйче берүзе күптавыш эффекты булдыра. Шуңа күрә дә бүген Тува хоомейчылары дөньякүләм сәнгатьтә иң үзенчәлекле башкаручылар исәпләнәләр. #тугандашларыбыз
Канал в каталоге Максиметера
662 подписчиков · Наука