“Хәзинә” сәнгать галереясында Иран сәнгатенә багышланган күргәзмә эшли.
“Хәзинә” сәнгать галереясында Иран сәнгатенә багышланган күргәзмә эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар бик бай. Аларны карап хушланырга гына түгел, Иран мәдәни тамырларының, фәлсәфәсенең тирәнлеген дә аңларга мөмкин. “Татар ядкарьләре” бу гаҗәеп цивилизация дөньяга китергән кайбер сәнгать әсәрләре белән таныштыра. Иран – мөселман иле (шигыйлык юнәлеше), бу сәнгатьтә зур чагылыш таба. Беренчедән, күргәзмәдә күптөрле шамаилләр тәкъдим ителгән. Аларның хәтта агачны юнып бизәкләп ясаганнары да бар. Күргәзмәдә ислам сәнгатенең үзенчәлекле үрнәге – тәзхибләр белән танышырга мөмкин. Бу – матур язу сәнгатенең бер төре, ул кәгазь бите читләрен алтын һәм буяулар кулланып башкарыла. Галамзани – металл бизәкләү сәнгате. Бу сәнгать бик борынгы тарихка ия, алтын, бронза, җиз, тимердән 4 мең еллар элек үк бизәкле сувенирлар һәм көнкүреш кирәк-яраклары ясый башлаганнар. Минакари – металлга һәм керамикага эмаль белән бизәкләр төшерү. Бу ысул белән башлыча савыт-сабаны бизәгәннәр. Хатамкари дигәне исә агачка геометрик бизәкләр төшерү. Бу ысул белән агачка сөяк, металлдан бизәкләр дә ябыштырыла. Күргәзмәдә күн эшләнмәләрнең киң ассортименты да тәкъдим ителә. Иран чигү үрнәкләре, мәшһүр фарсы келәмнәре дә матурлыклары, зәвыклы эшләнүләре белән таң калдырырлык. Рәхим итеп карагыз!
Канал в каталоге Максиметера
662 подписчиков · Наука