Бер уйланырлык вәгазь килеп чыкты әле👇 — 22 июня 2026 г. в 09:36:43.658
Бер уйланырлык вәгазь килеп чыкты әле👇 СОҢГА КАЛМЫЙК Беркөнне яныма умырткасы зарарланган бер апа керде: “Өшкереп җибәрсәгез, терелеп китмәмме икән”, — ди. Аңа: “Апа, тәүбәгә килеп, намазга басу өшкерүгә караганда әйбәтрәк булыр”, — дип җавап кайтардым. “Терелсәм, укырмын намазны”, — дип, вәгъдәләр биреп, өенә кайтып китте. Вакыт узды. Аллаһның хикмәте белән бу апа терелде, чабып йөрү дәрәҗәсендә сәламәтләнде. Теге вакыттагы сөйләшүне исенә төшердем. Юк, уйламый да! Берзаман егылып, бөтенләй йөри алмаслык хәлгә калды. Ятып кына тора, янына дин турында бер унбиш китап тезеп куйган, укып ята, әмма файдасы юк. 7 ай бик каты газаплангач, китеп барды... Рәсүлебезнең хәдисе бар: кояш мәгърибтән чыкканчы һәм җаныгыз бугазыгызга килеп терәлгәнчегә кадәр тәүбә капкалары ачык, ди. Мәгәр җан бугазга килеп терәлүнең беренче галәмәте — адәм баласының соңгы тапкыр түшәккә егылуы. Менә ни өчен тәүбәгә килүне кичектерергә ярамый. Рамил хәзрәт ЮНЫС вәгазеннән.

