«(И Мөхәммәд!) Әйт: „Харам белән хәләл тигез булмас, хәтта харамның күплеге сине гаҗәпл...
«(И Мөхәммәд!) Әйт: „Харам белән хәләл тигез булмас, хәтта харамның күплеге сине гаҗәпләндерсә дә“. Аңлы кешеләр, Аллаһтан куркыгыз, бәлки, котылу табарсыз». (Мәидә сүрәсе, 100нче аят) Харам юл белән табылган мал зур, күп булып күренергә мөмкин, ләкин аяттә әйтелгәнчә, ул беркайчан да хәләлгә тигез була алмый. Ислам галимнәре аңлатканча, харам малның бәрәкәте кача: ул я авыруга, я бәла-казага, я гаиләдәге тынычсызлыкка дучар итә.