«Век живи — век учись» дияләрме? Ике эштә кайнап, мондый рәхәт зикер счетчигы турында б...
«Век живи — век учись» дияләрме? Ике эштә кайнап, мондый рәхәт зикер счетчигы турында белмәгәнмен дә. 😅😅😅 Мин генә артта калганмынмы, әллә сез дә белми идегезме? Бүген үк ясап куйдым, вәт җайлы нәрсә бу. 👍 Эшкә барганда, бер ханымның зикер укып утырганына күзем төште. Кеше тикшереп йөрмәсәм дә, янында басып торгач, күрми калу мөмкин түгел иде — бик тыгыз басып тордык. Мин моңа кызыгып куйдым. «Аллаһ күрсәтә бит», — мин әйтәм. Юлда буш барганда, санап, күпме зикер әйтеп йөрергә була! Зикерләрнең ни икәнен аңламаган кеше булса, алдагы постта язып үтәрмен әле.