Әбү Һөрәйрә (р.г.) җиткерә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләрдән: «Бөлгенлеккә төшкән ке...
Әбү Һөрәйрә (р.г.) җиткерә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләрдән: «Бөлгенлеккә төшкән кешенең (муфлисның) кем икәнен беләсезме?» — дип сорады. Алар: «Безнеңчә, акчасы да, малы да калмаган кеше бөлгенлеккә төшкән санала», — диделәр. Нәби (с.г.в.) әйтте: «Минем өммәтемдә чын бөлгенлеккә төшкән кеше — Кыямәт көненә намазлары, уразалары, зәкәтләре белән килгән кеше. Ләкин ул дөньяда кемнедер сүккән, кемнеңдер артыннан гайбәт сөйләп намусына тигән, кемнеңдер малын урлаган, кемнеңдер канын койган яки кемнедер кыйнаган булачак. Шул сәбәпле, аның яхшы гамәлләреннән (савапларыннан) алып, кыерсытылган кешеләргә өләшенәчәк. Әгәр аның саваплары түләп бетерергә җитмәсә, җәберләнгән кешеләрнең гөнаһлары алынып, бу кешегә йөкләнәчәк һәм ул Җәһәннәмгә ташланычак». (Мөслим җыентыгы, 2581)