Бүген — Өлкәннәр көне. Бу көндә без аеруча безгә динне, иманны, гореф-гадәтләрне саклап...
Бүген — Өлкәннәр көне. Бу көндә без аеруча безгә динне, иманны, гореф-гадәтләрне саклап җиткергән үзебезнең иң кадерле кешеләребезне — әти-әниләребезне, дәү әни һәм дәү әтиләребезне котлыйбыз. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Өлкәннәребезне хөрмәт итмәгән кеше бездән түгел». Олы яшьтәге кешеләргә игелек кылу, аларны тыңлау һәм ярдәм итү — безнең мөселманлык бурычыбыз. Аларның догасы — безнең тормышыбызның бәрәкәте. Сәламәтлек һәм рәхәт иманлы тормыш насыйп булсын🙏Аллаһка тагын якынаеп яшәргә язсын🤲
Канал в каталоге Максиметера
4 148 подписчиков · Бизнес