Болай гына куймадым бик күп тарихлар билгеле, әби дә күп сойли иде Аятел-Көрси турында...
Болай гына куймадым бик күп тарихлар билгеле, әби дә күп сойли иде Аятел-Көрси турында... Интернеттан алынган кайбер тарихларга тукталсак: Мәдинә шәһәрендә яшәүче бер хатын сөйли: «Без гаиләбез белән берничә көнгә шәһәр читенә китәргә җыендык. Өйдән чыкканда, мин ишекне бикләдем дә, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте буенча, өебезне Аллаһка тапшырып, Аятел-Көрси укыдым. Без кайтсак, бөтен күршеләрнең өенә карак кергән булып чыкты. Бары тик безнең генә ишеккә беркем дә тимәгән. Хәтта караклар безнең ишек төбенә кадәр килгәннәр (җирдә эзләр калган иде), ләкин эчкә керергә куркыпмы, әллә ишекне күрмичәме, борылып киткәннәр. Бу аятның саклау көче икәненә инандым». Казаннан бер студент кыз тулай торактагы бүлмәсендә төннәрен куркыныч төшләр күрә башлый, гел кемдер күзәткән кебек тоела, күкрәгенә нәрсәдер баса (халыкта моны "албасты басу" яки җен кагылу диләр). Бу хәлне әнисенә сөйләгәч, әнисе аңа йоклар алдыннан урынына утырып, Аятел-Көрсине 7 тапкыр укырга һәм тирә-ягына өрергә куша. Кыз шулай эшли башлый. Беренче төндә үк курку бөтенләй югала, һәм ул бик тыныч йоклый. Шул көннән башлап бүлмәдәге шомлы атмосфера бөтенләй юкка чыга. Бер ир-ат үзенең гаиләсе белән төнлә машинада ерак юлга чыга. Хатыны юл буе машина арткы утыргычында балаларын кочаклап, Аятел-Көрсине укып, аларга өреп бара. Кинәт каршыга зур тизлектә йөк машинасы (фура) килеп чыга. Бәрелешү котылгысыз кебек тоела, йөк машинасы аларның полосасына тулысынча чыккан була. Йөртүче куркудан күзләрен йома. Ниндирәктер могҗиза белән, аларның машинасы фура белән кырыйдагы саклагыч койма арасындагы берничә сантиметрлы тар урыннан сызылып кына үтеп китә, хәтта сызылган эз дә калмый. Гаилә моны хатынның өзлексез укыган догасы һәм Аллаһның саклавы белән бәйли. Казан сәүдә үзәкләренең берсендә мусульман хатын-кыз кечкенә кибет тота. Ул һәр иртәдә эшли башлар алдыннан кибетенә Аятел-Көрси укып өрә торган була. Бервакыт сәүдә үзәгенә төнлә караклар керә һәм бер рәт буенча урнашкан барлык кибетләрне талыйлар. Саклык камераларын карагач, кызыклы хәл ачыклана: караклар бу хатынның кибете алдына килеп туктыйлар, ишекне ачарга дип тоткасына үреләләр, ләкин кинәт нәрсәдәндир куркып яисә адашып, кибетне урап үтеп, күршедәгесенә кереп китәләр. Шулай итеп, бу кибеткә бер зыян да килми.
Канал в каталоге Максиметера
4 158 подписчиков · Бизнес