«Татар теле бетә» дибез, әмма гаепне үзебездә эзләмибез.
«Татар теле бетә» дибез, әмма гаепне үзебездә эзләмибез. Үз өебездә балалар белән күпчелек очракта русча сөйләшәбез бит. Урысчаны алар болай да көндәлек тормышта, урамда һәм нәни экраннарда җитәрлек ишетә. Әгәр үз гаиләбездә туган телгә урын калдырмасак, киләчәк буынга ни калыр? Рус телендә аралашкан татар гаиләләрен күргәч, күңелгә авыр булып китә кайчак. Интернеттан шушы видеоны күреп алдым да уйга калдым әле...