Бүген көн бик тыгыз булды, хәтта телефонны кулга алырга да вакыт табылмады... 🫣
Бүген көн бик тыгыз булды, хәтта телефонны кулга алырга да вакыт табылмады... 🫣 Бу арада каналга яңа кешеләр дә күп кушылды. Барчагызга да зур рәхмәт! 🤲 Мин бу каналны чын күңелдән яратып алып барам. Бәхет өчен бит күп кирәкми — күңелең матур булса, кечкенә генә нәрсәгә дә бала кебек шатлана беләсең. Нәкъ менә мин бүген карбызга шатланган кебек! 🍉😂 Исәнләшеп кенә чыгам дигән идем, Хлорофиллга кадәр сөйләп чыкканмын... Вәт болтушка инде мин, үзегез күрәсез! 🙈 Хәләл хлорофиллны мин шушы «Фаберлик» сайтыннан заказ биреп алган идем. Ә карбыз чынлап та бик тәмле булды! Көз көне өлгерә торган «Холодок» сорты икән. 👍 Кичләрегез матур, җылы һәм күңелле үтсен!