Бүген ашарга алып килмәдем, хәләл кафега кереп борчак ашы ашап чыктым. Әлбәттә, бу сезг...
Бүген ашарга алып килмәдем, хәләл кафега кереп борчак ашы ашап чыктым. Әлбәттә, бу сезгә кирәкле информация түгелдер, әмма әйтәсе килгән әйберем бар😅😂 Картинка тапмаганский😂😂😂😂 Миңа сораулар күп килә. «Фаберлик» буенча да, роликлар буенча да...тәһарәт алу турында да кичә җавап биргәч, «госел турында да булмасмы?» дип сорыйлар😅😅😅 Белгәннәремне куям инде, тик дөрес аңлагыз: мин монда укытучы да, зур дин әһеле дә түгел. Сорагач, җавап бирәм. Канал — минем бәләкәй дөньям, мин монда үзем өчен кирәк санаган һәм файдалы булсын дип, кызыксынучылар өчен куеп барам. Кайчак төртмәле әйтеп куючылар да табыла, шуңа кабат язам: беркемне дә өйрәтеп утырмыйм😅 Дөрес аңлагыз. Күңелләрне бергәләп матурайтыйк, Аллаһка тагын да якынаеп яшәргә насыйп булсын безгә 🤲 туктамаска, гел гыйлем алырга тырышырга иде🤲