Госел алу тәртибе
Госел алу тәртибе Госел ул – бөтен тәнне тулысынча чылатып баштанаяк коену. Госел алуның тәртибе түбәндәгечә: 1. Иң элек истинҗа кылына, ягъни су белән гаурәт җирләр яхшылап юыла. 2. Ике кул беләзек сөягенә кадәр сабынлап юыла. 3. «Йә Раббым, госел тәһарәте алырга ният кылдым, әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләһи», – дип тәһарәт алына (ул тәһарәтне гадәттәгечә алалар, ләкин бу очракта авыз белән борын эче яхшырак юыла, ә аяклар, киресенчә, юылмыйча кала). 4. Бөтен тәнгә су коябыз: иң элек башка, аннан соң тәннең уң ягына, аннары сул ягына һәм кирәк булган кадәр тәннең һәр бер җиренә су тидерү тиешле була. 5. Мөмкин булганча, бөтен тәнне куллар белән ышкып чыгабыз. 6. Аннан соң тагын бер кат тәннең һәр җиренә бер кат су коябыз (тәртип шул ук). 7. Икенче мәртәбә куллар белән тәнне ышкып чыгабыз. 8. Өченче мәртәбә тәнгә су коябыз (бу юлы коенганнан соң тәнне куллар белән ышкып чыгу инде кирәк түгел). 9. Тубыкларга кадәр ике аякны юабыз: әүвәл уң аяк, соңрак сул аяк юыла. 10. Сөртенәбез. Шушы тәртиптә госел алган кешегә намаз укыр өчен өстәмә тәһарәт алу таләп ителми. Госелнең бозылу сәбәпләре Ирләр өчен: 1. Якынлык кылу (җенси мөнәсәбәткә керү). 2. Төшләнү (йоклаганда мәни килү, ягъни поллюция). 3. Башка нинди дә булса сәбәп белән мәни (сперма) бүленеп чыгу. Госеле бозылган кешегә намаз укыр өчен тәһарәт алу гына җитми: госелне кайтармыйча тәһарәт алу дөрес булмый, шуңа күрә намаз вакыты кергәнче госел алу – фарыз (мәҗбүри). Хатын-кызлар өчен госелнең бозылу сәбәпләре: 1. Якынлык кылу. 2. Хәез (айлык күрем) башлану. 3. Нифас вакыты (бала тапканнан соң 40 көн). Хәез һәм нифас вакытларында хатын-кызлар намаз да укымый, ураза да тотмый. Соңыннан уразаны каза кылырга, ягъни тотылмый калган көннәрне тотып бетерергә кирәк. Ә калган намазлар каза кылынмый.