«Анда ничә сум эшләдең дип сорамаслар...» 🤔
«Анда ничә сум эшләдең дип сорамаслар...» 🤔 Күптән түгел бер танышым белән сөйләшеп киттек. Ул миңа: «Нишләп гел үлем, кыямәт, ахирәт темасын күтәрәсең? Мин әле моңа әзер түгел, уйламаска тырышам», — диде. Нәкъ менә уйламаска тырышканга күрә, без бу дөньяның мәшәкатьләренә артык батабыз да инде. Уйламыйча булмый шул... Ахирәткә күчкәч, бездән «Дөньяда ничә сум акча эшләдең? Ничә катлы йорт салдың? Нинди машинада йөрдең?» дип сорамаячаклар. Төп сораулар икенче төрле булачак. Мин балачакны искә төшерәм. Миңсылу әбием безне кечкенәдән «җәлләмәде» — динне, тәмуг газапларын, җәннәт гүзәллеген аңлатып үстерде. «Җәһәннәмдә кайнар табадан да кызурак булыр», — дип куркыта да иде. Ул чакта курыксак та, бүген мин аңа чиксез рәхмәтлемен! Берни аңламыйча җәннәт һәм җәһәннәм турында китаплар укыганда, әбием барын да җентекләп аңлата иде. Сабакны дөрес биргән икән. Балаларга дини тәрбияне кечкенәдән бирү мөһим. Ике яктан да әби-бабайларым бик гыйлемле, намазлы кешеләр иде. Аларның үрнәге мине бүген дә тотып тора. Йомылып кына яшәү урынсыз. Бу дөньяда хәләл кәсеп тә кылырга, дөньялыкны да җайларга, шул ук вакытта дини гыйлем алып, намазларны да калдырмаска кирәк. Барысы да баланста булганда гына күңел тынычлыгы табабыз. Тиз булмый, аңлыйм, мин дә әкренләп барам, кызыксынам... Ә сезне балачактан дингә ничек өйрәттеләр? Әби-бабайларыгызның нинди сүзләре исегездә калды? 👇