Бер комментарий килде әле, күпләр аңлап бетермәгән ахры. Сезгә күрсәткән витаминнарның...
Бер комментарий килде әле, күпләр аңлап бетермәгән ахры. Сезгә күрсәткән витаминнарның Хәләллеге турында бераз аңлатма куеп үтәм. Faberlic компаниясе халал сертификатын алыр өчен нинди тикшерүләр уза? Faberlic үз продукциясенең сыйфатын раслау өчен бик җитди һәм катлаулы аудит уза. Төп тикшерүләр түбәндәгечә: Составны тикшерү. Продукциядә шәригать буенча тыелган (харам) компонентлар — хайван, дуңгыз мае, спирт, кан калдыклары бөтенләй булырга тиеш түгел. Заводларны контрольдә тоту. Белгечләр җитештерү сызыкларын һәм складларны тикшерә. Халал чимал башка матдәләр белән кушылмыйча, аерым сакланырга тиеш. Хезмәткәрләрне укыту. Заводта эшләүче белгечләр халал стандартларын белергә тиеш, моның өчен махсус укулар оештырыла. Сертификат каян алынган? Рәсми халал сертификаты «Казахстан Халал Индустрия Ассоциациясе» (AHIK) тарафыннан бирелгән. Ул даими рәвештә яңартылып тора һәм чираттагы сертификат 2027 елның июненә кадәр гамәлдә Хәләл витаминнарны мин турыдан-туры шушы сайттан алам. Әгәр берәр ышанычлы оешма яки мөфтият әлеге ризыкка «Хәләл» дип мөһер суккан икән, димәк, алар моның өчен үз өсләренә зур җаваплылык (әманәт) алалар. Әгәр алар ялгышса яки алдаса, моның гөнаһы кулланучыга (безгә) түгел, ә шул сертификатны дөрес тикшермичә бирүчеләргә була. Без, сатып алучы буларак, тышкы билгегә (сертификатка) карап эш итәбез. Аңлата алдыммы икән инде🫣
Канал в каталоге Максиметера
4 097 подписчиков · Бизнес