Бүген телефонны кулга алырга да җай булмады, ә көн исә бетеп тә бара... 😅 Көне буе нәк...
Бүген телефонны кулга алырга да җай булмады, ә көн исә бетеп тә бара... 😅 Көне буе нәкъ әкияттәгечә: «берсе китте, берсе килде». ЖКХ «боткасында» пешеп, кемнең эшен ничек җайларга дип йөри торгач, үз эшләрем өелде,тагын өйгә кайта ахры😅 Ике көн элек ике коллектив пьесалар сорап язган булган, җавапны бүген генә бирдем. Күрми калам бит шулай смсларны, вәт оперативность! 🤦♀️😅 Тагын нәрсә: концертка билет алдым! Бик мәгънәле җырчы. Теге кыланчык, тавыш-гаугалы шоу ясаучыларны яратмыйм, ә бу җырчының узган елгы концертыннан бик канәгать калган идем. Быел да теләк бар. Нинди җырчы икәнен әйтеп карагыз әле, кем белер? 🧐👇 Шулай кәгазь арасында көн үткәреп ятам әле... Сез ни хәлләрдә монда? Нинди тәмле исләр чыга өегездән? Нинди яңа догалар өйрәндегез? Минем белән дә бүлешегез, мактанышыгыз, комментарийларда көтәм! 🥰
Канал в каталоге Максиметера
4 097 подписчиков · Бизнес