Аллаһ кешеләрнең тормышын, алар үзләре эчке дөньяларын һәм ниятләрен үзгәртмичә, яхшы я...
Аллаһ кешеләрнең тормышын, алар үзләре эчке дөньяларын һәм ниятләрен үзгәртмичә, яхшы якка үзгәртми: «Иң дөресе, кешеләр үзләрендәге сыйфатларны (эчке дөньяларын, ниятләрен) үзгәртмәенчә, Аллаһ аларның хәлен үзгәртми» («әр-Рәгъд» сүрәсе, 11 нче аят). Коръәндә кеше башына килгән кыенлыкларның күбесе аның үз хаталары аркасында булуы искәртелә: «Сезгә нинди генә бәла-каза килмәсен, ул сезнең үз кулларыгыз эшләгән гөнаһлар аркасында килә...» («әш-Шура» сүрәсе, 30 нчы аят). «Сезгә килгән һәрбер яхшылык — Аллаһтан, ә сезгә килгән һәрбер начарлык — үзегездән (үз хатагыз һәм гөнаһгыз аркасында)» («ән-Ниса» сүрәсе, 79 нчы аят).