Күңел күзебезне ачыйк... 🤍
Күңел күзебезне ачыйк... 🤍 Ялгызлыкның нинди икәнен үзе ялгыз булып карамаган кеше беркайчан да аңламый инде ул... Бигрәк тә, тәрәзә төбенә басып, көнне төнгә бәйләп баласын көткән ананың хәлен аңлавы кыен. Тыштан алар тыныч күренергә мөмкин, әмма эчтә — сагыш һәм өмет тулы бер дөнья. Кайвакыт без үз мәшәкатьләребезгә күмелеп, янәшәбездәге кешеләрне күрмибез. Ә алар арабызда бик күп. Ялгыз җаннар... Аларның да бик тә аралашасы, эчендәгесен бушатасы киләдер. Тик сорарга оялалар, «кеше туйдырмыйм» дип кыймыйлар, үз кабырчыкларына бикләнәләр. Бераз игътибарлырак булсак иде. Җылылыкны бүлешкән саен ул кимеми, ә күбәя генә🩷 Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзе дә ятим булып үскән һәм ялгыз аналарның хәлен яхшы белгән. Ул: «Тол хатыннарга һәм мохтаҗларга ярдәм итүче кеше — Аллаһ юлында җиһад кылучы яисә төне буе гыйбадәт кылып, көндез ураза тотучы кебек», — дип әйткән (Бухари).