Бүген — ноябрьнең беренче көне... Ай башлана, ай бетә... Гомер дә үтә. 1 ноябрь күңелгә...
Бүген — ноябрьнең беренче көне... Ай башлана, ай бетә... Гомер дә үтә. 1 ноябрь күңелгә нык кереп калган минем. Ул — суд приставлары көне. Мин 7 ел суд приставларында хезмәт куйдым. Ул елларны искә төшерсәм, шаккатам мин. Андагы эш беркайда юктыр сыман: берьюлы 10 төрле эш эшләргә өйрәтә торган хезмәт дияр идем. Яллар да аз иде, төнгә кадәр утырулар... Ашау да онытыла иде... Кызыклы тормыш тәҗрибәсе алынган, ул хезмәт аша мин юридик дөнья белән дә таныштым. Күз алдымнан үткәреп алдым әле: приставлардан киткәнгә дә 11 ел икән. Тиз бара бу гомер дигәннәре. Күбрәк дини гыйлем өстәп, вакытны юкка сарыф итмәскә тырышырга иде. 🤲