Туган көнең белән, Легендабыз💔 — 30 мая 2026 г. в 13:20:04.925
Туган көнең белән, Легендабыз💔 Бүген Татарстанның халык артисты, «Татар Җыры» фестиваленең 17 алтын барс иясе, әле бүген дә «татар эстрадасының примадоннасы» булып калган, легендар җырчы - Хәния Фәрхинең туган көне. Бүген аңа 66 яшь тулган булыр иде... Хәния апа Фәрхинең үзеннән соң калдырган иҗаты мәңгелек. Аның җырлары бүген дә, иртәгә дә, еллар узганнан соң да җырланачак әле! Һәр җыры хит һәм ул бүген дә шулай... «Әлдермешкә кайтам әле», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Дусларга», «Кунак егет», «Кышкы чия». Сезгә дә кайберләрен тәкъдим итеп узабыз ❤️

