Данир Сабиров җәнҗалга эләккән. — 25 мая 2026 г. в 19:39:35.197
Данир Сабиров җәнҗалга эләккән. Артист Марат Яруллин концертына килгән. Ул, коллегасына бүләк тапшыру һәм берничә сүз әйтү өчен, сәхнәгә чыккан. Үзенең чыгышында Маратка балалы хатын-кызлар белән очрашмавын, үз җанатарлары арасында яхшы кыз табуын теләгән. Видео интернет челтәренә эләккәч, Данир Сабировка тәнкыйть ява башлаган. Кешеләр мондый сүзләрнең балалы хатын-кызларны мыскыл итүен язганнар һәм артистның үзенең дә ике кыз тәрбияләвен исенә төшергәннәр. Данир үзе белдергәнчә, бу шаярту гына, анда бернинди начарлык та юк. Блогер Миләүшә Сабирова да ирен яклаган.

