Җырчы Марат Яруллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казаны... — 24 мая 2026 г. в 21:30:00.663
Җырчы Марат Яруллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләнгән. «Ул минем генә түгел, җырга гашыйк булган зур гаиләбезнең уртак бүләге. Һәм ул гаиләнең әгъзалары — әтием-әнием, абыем-апам гына түгел, сез дә, кадерле тамашачыларым. Бу — безнең уртак җиңү, безнең уртак шатлык», — дип язды Марат социаль челтәрләрдә.

