Зинира Рамазанова: — 2 июня 2026 г. в 09:10:52.578
Зинира Рамазанова: Хатын-кызлар гримеркасында бизәнеп утырам: кем чыгып китә, артыннан шуны чәйнәп калалар. Шаккаттым инде мин бу хәлгә. Ризатка аңлаттым да, хатын-кызлар янына кермичә, ирләр гримеркасында киенә башладым. Анда, ичмасам, кәрт сугалар, бөтен сөйләшкәннәре футбол һәм хоккей, бернинди гайбәт юк. Шуннан соң минем турыда: «Зинира Рамазанова бик тәкәббер икән. Хатын-кызлар гримеркасында утырмый», - дип сүз чыгардылар. Минем хейтерларыма да начар сүзләр язганым юк. Елмаюлы смайл гына куям. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Без ярарга тиеш тә түгелдер инде ул.

