КОТЛЫЙБЫЗ!💫 — 1 сентября 2026 г. в 07:30:15.173
КОТЛЫЙБЫЗ!💫 30 август – Татарстан Республикасы көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Алсу Идият кызы Сәйфуллина да бар иде. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы аны әлеге дәрәҗәле исем алуы белән чын күңелдән тәбрик итә! Киләчәктә яңа иҗади уңышлар насыйп булсын! 💐

