Режиссер Лилия Алексеева: “Сезнең эшегез рухландыра” — 9 сентября 2026 г. в 11:44:24.670
Режиссер Лилия Алексеева: “Сезнең эшегез рухландыра” Екатеринбургта узган Татар мәдәнияте көннәрендә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә катнашты. Миләттәшләребез аларның һәр чыгышын алкышларга күмде. Күптән түгел әлеге чараның режиссеры Лилия Алексеева ансамбль җитәкчелегенә рәхмәт хаты юллаган. Анда: “Татар халкының мәдәни кодын саклау юнәлешендәге бәһасез эшчәнлегегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең осталык, эшегезгә тугрылык һәм традицияләргә мәхәббәтегез сокландыра һәм рухландыра. Һәрбер чараны онытылмаслык итүгә ярдәм иткән югары дәрәҗәдәге оешканлыгыгызны исә аерым билгеләп үтәсем килә. Сез мәдәният һәм сәнгатьне тирәнтен ачарга ярдәм итүче атмосфера тудырасыз, моңа сокланмый мөмкин түгел. Түземсезлек белән яңа очрашулар һәм уртак проектлар көтеп калам”, – дигән юллар бар.

