2026 елның 25 сентябрендә 11.00 сәгатьтә күренекле җырчы, Татарстан Республикасының хал...
2026 елның 25 сентябрендә 11.00 сәгатьтә күренекле җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Габдулла Рәхимкулов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Маяковский урамы 23а йорт адресы буенча урнаштырыла. Мемориаль такта ачу тантанасына җырчының туганнары, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, сәхнә ветераннары чакырылган Тантанага рәхим итегез!
Канал в каталоге Максиметера
156 подписчиков · Музыка