📣16 май көнне Киров өлкәсенең Кызыл Алан шәһәре мәйданында «Түгәрәк уен» төбәкара фест... — 17 мая 2026 г. в 09:51:00.592
📣16 май көнне Киров өлкәсенең Кызыл Алан шәһәре мәйданында «Түгәрәк уен» төбәкара фестиваль-конкурсы узды. Бу чарада кырыктан артык катнашучы үз чыгышларын тәкъдим итте. Фестивальнең максаты — халык иҗатын саклау һәм үстерү, төрле коллективлар арасында тәҗрибә уртаклашу. Кукмара районы Зур Сәрдек авылыннан «Сердәш» фольклор ансамбле II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ансамбльгә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Чәчкә» халык бию ансамбле I дәрәҗә лауреат булды. Шәүкәт Хөсәенов, Нурфия Фаттахова һәм Ландыш Моратова төрле номинацияләрдә I дәрәҗә лауреат исемнәрен алдылар. Барлык җиңүчеләргә рәсми дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Нәтиҗә ясап шуны әйтеп була: без бердәм булганда, милләтебез, анын мәдәнияте мәңге яшәр!

