📣 Саба районында «Театр – яктылык һәм нур ул!» театр фестивале районның үзэшчән арти... — 29 апреля 2026 г. в 10:10:01.146
📣 Саба районында «Театр – яктылык һәм нур ул!» театр фестивале районның үзэшчән артистларына үз ишеләрен ачты. Театр ул – серле бер дөнья. Бөек Тукаебыз да театрны халыкка яктылык, белем һәм югары хисләр бирүче урын дип саный. Халык үзе куйган спектакльләрне бигрәк тә ярата. Район күләмендә узучы фестиваль 2026 нчы елның ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Инде үзэшчәннәр тарафыннан бик күп спектакльләр сәхнәгә куелды һәм аларны тамашачылар бик яратып кабул иттеләр, алкышларга күмделәр. Алга таба да театр коллективларына зур уңышлар телибез!

