Арча муниципаль районында "Арча читекләре" этно-фестивале узды! — 23 августа 2026 г. в 15:11:01.103
Арча муниципаль районында "Арча читекләре" этно-фестивале узды! Кылачы авылында алды. 2024 елда ул район күләмендә үткәрелде, хәзер аның масштабы үскәннән-үсә, катнашучылар саны арта. Быел фестиваль республика күләмендә узды. Фестивальнең Кылачы авылыннан башланып китүе юкка түгел. Кылачы авылы – милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүче авыл кешеләре күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык. 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар, читекләр тегү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштерәләр, авылга кайталар. Башка егетләргә дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Кылачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли. 1972 елда Арчада “Милли аяк киемнәре җитештерү” берләшмәсе төзелә. 70 нче еллар ахырында, филиалларны да кертеп, берләшмәдә 1200 кеше хезмәт куя. Милли аяк киемнәре берләшмәсенең даны еракларга тарала. Тарихыбызны онытырга юл куймыйча, бай мирасны саклап калырга, яшь буынга җиткерергә тырышу максатыннан оештырыла әлеге фестиваль. Ул онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне, халык җыр-биюләрен үстерү, шулай ук читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыруны күз алдында тота. Быел фестивальдә Арча, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Биектау, Балтач, Сарман, Кукмара, Кама Тамагы, Казан шәһәреннән килгән иҗат коллективлары катнашты.

