ТАТФОРУМ
Бизнес
Загружаем канал…
Сайт использует cookie для работы и аналитики. Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в ПодробнееПолитике обработки данных и Правилах.
Бизнес
ПЕЧӘН БАЗАРЫна нәрсә киясеңне уйлый башладыңмы инде? Аһ итәрлек милли киемнәреңне барлап куйдыңмы? Өлгермәгән булсаң тизрәк, астагы «Катнашам!» төймәсенә бас, чөнки бүген милли киемнәр уйнатабыз. 🌿«НАЗЛЫ» брендыннан изү; 🌿«STILIGA» брендыннан чалма; Ничек катнашырга? 1️⃣ Тatforum, Печән Базары, шулай ук «НАЗЛЫ», «STILIGA» брендларының каналларына язылырга; 2️⃣ «Участвовать» төймәсенә басарга. 💃 Кемнәр Печән базарына әлеге чалма белән изүне киеп килер икән, 2 җиңүчене фестивальнең беренче көнендә билгеләрбез. @tatardesign_official
Тагын 2 милли эшләнмә оту мөмкинлеге бар, тизрәк «Катнашу» төймәсенә бас! 🖇 «Татарские украшения» брендыннан брошь; 🖇 «MADILAMA» брендыннан шопер; Шартлар бик гади: 1️⃣ Тatforum, Печән Базары, шулай ук «MADILAMA», «Татарские украшения» брендларының каналларына язылырга; 2️⃣ «Участвовать» төймәсенә басарга. Җиңүчеләрне Печән Базарының беренче көнендә белербез🔥 @tatardesign_official
Җәйнең иң көтелгән чарасы – Печән базарына нибары 5 көн калып бара! 🌿 Шул уңайдан Печән базары дизайнерларыннан милли бүләкләр уйнатабыз. 🖇 «Хыял» брендыннан шопер; 🖇 «Назлы» брендыннан изү һәм манжетлар. Ничек катнашырга? 1️⃣ Тatforum, Печән Базары, шулай ук «Хыял», «Назлы» брендларының каналларына язылырга; 2️⃣ «Участвую» төймәсенә басарга. ✨2 җиңүчене 29 август – ПЕЧӘН БАЗАРЫНЫҢ беренче көнендә белербез✨ @tatardesign_official
Дарим подарки сразу 3 счастливчикам: 1 место – кепка от Урманай и 1000 Т-коинов 2 место – 1000 Т-коинов 3 место – 1000 Т-коинов Условия участия: 1️⃣ Подпишись на наши аккаунты: 🖇 Татфорум 🖇 Печән базары 🖇 Тюбетей 🖇 Урманай 2️⃣ Нажми кнопку «Участвовать» 31 августа определим 3 победителей — уңышлар! 🍀
Партнерыбыз «Күңел» рестораныннан махсус бүләк: фестивальгә килүчеләр, «ӘдәбиФест» промокодын кулланып, 10% ташлама белән иң тәмле ризыкларны татып карый ала! Әдәбияттан илһам алыгыз һәм фестивальнең һәр мизгелен рәхәтләнеп кичерегез! • 9-11 октябрь көннәрендә • Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86)
Тиздән башлыйбыз! 📚 Сезне өч көн дәвамында кызыклы программа, күңелле очрашулар көтә! 🌷 📍Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (Пушкин ур., 86)
Санкт-Петербуг шәһәрендә узачак Акыл фабрикасының тулы программасы әзер! 📅17 октябрь, 11:00-20:00 📍Милли-мәдәни үзәк (Чайковский ур., 24) Чараларга керү — ирекле / вход свободный 📎Алдан теркәлү сорала. Теркәлү – сылтамада 📲
Фестиваль кысаларында берничә документаль фильмның премьерасы оештырылачак Биредә татар әдәбиятының күренекле шәхесләренә – Хәсән Туфанга һәм Фатих Әмирханга багышланган фильмнар тәкъдим ителәчәк. Әдипләрнең тормышы һәм иҗаты белән таныша алырсыз. 📍Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, конференц зал
Әдәби фестның нәни кунакларын иҗади мәйданчык көтә 🥹 Фестивальнең иң кечкенә кунаклары өчен дә махсус иҗади мәйданчык оештырылачак. Монда нәниләр уен һәм иҗат аша татар мәдәнияте белән таныша алачак. Программада – кул эшләре, рәсем ясау буенча остаханәләр. Биредә милли тәрбиягә һәм балалар өчен аңлаешлы формада гореф-гадәтләрне танытуга аерым игътибар биреләчәк. 9-11 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86)
Әдәби фест кысаларында «Ачык университет» лекториясе оештырыла Өч көн дәвамында сезне татар мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате һәм тарихына багышланган ачык лекцияләр һәм дискуссияләр көтә. Шагыйрьләр, прозаиклар, тәрҗемәчеләр, әдәби тәнкыйтьчеләр, сәнгать белгечләре һәм тарихчылар үз белемнәре, фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак. 📚Яңа белемнәр алырга, кызыклы фикерләр ишетергә һәм татар мәдәнияте турында тирәнрәк уйланырга теләсәгез, лекторийга рәхим итегез! ◽️9-11 октябрь көннәрендә ▫️Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86)