Салих Сәйдәшев музеенда винил атнасы дәвам итә 💿 — 14 июля 2026 г. в 14:43:14.784
Салих Сәйдәшев музеенда винил атнасы дәвам итә 💿 Бүгенге кичә «миньоннар» һәм «сыек пластинкалар»га багышланачак. Музей ишегалдында Рымбаеваны, Магомаевны, Ленинны, аз танылган башкаручыларны, шулай ук сирәк очрый торган татар һәм башкорт музыкасын да тыңларбыз, фикер алышырбыз. «Матур музыкадан тыш, Айгөл Усмановадан күп төрле тәмлүшкәләр көтә», – диделәр оештыручылар. ⏰Башлана: 18:30 сәгатьтә 📍Адресы: Горький урамы, 13 🎫 Бәясе: 300 сум. Билетларны моннан алып була: https://kzn.radario.ru/events/2766249/tickets 13-19 июль көннәрендә музей ишегалдында винилга багышланган берничә чара үткәрелә. Программада төрле жанрдагы кичәләр бар, һәркем үзенә кызыклысын таба ала. 🎶15 июль, 18:30 – «Шүрәле. Балачактан өлкәннәр тарихы» Куратор – Александра Елагина. 400 сум. 🎶 16 июль, 18:30 – «ГрамПерформанс» Грампластинкалар астында хореография перформансы. Куратор – Альбина Ногманова. 300 сум. 🎶 17 июль, 18:30 – «Сәйдәшев кунак бүлмәсе: музыка, дуслык һәм мәхәббәт» Дресс-кодлы, чәй эчүле һәм вальслы иммерсив кичә. Кураторлар – Исмаил Сафиулов, Зәрринә Азимова. 1000 сум. 🎶 18 июль, 18:30 – «Әти-әниләребезнең «ниша»лы 90нчы еллары» Стриминглар булмаган чорда өйдә нәрсә тыңлаганнар? Куратор – Элина Ситдикова. 300 сум. 🎶 19 июль, 20:30 – Ретро-дискотека Бу кичне ВИА башкаруындагы хитларга биибез. Куратор – Ләйсән Миңлебай. 500 сум. 🚩Шулай ук музей винил проигрывательләр ясау буенча мастер-класслар да оештыра (5-10 кешелек төркемнәр өчен). Катнашырга теләгәннәр алдан язылырга тиеш.

