Күпләргә таныш булган Leylek проекты мобиль кушымта гына түгел, ә тулы веб-сайт буларак... — 14 июля 2026 г. в 08:11:14.843
Күпләргә таныш булган Leylek проекты мобиль кушымта гына түгел, ә тулы веб-сайт буларак эшли башлады. Яңартылган версиядә сезне күп кенә яңа мөмкинлекләр көтә: ❤Исемнәр сүзлеге. Биредә татар исемнәренең зур каталогы бирелгән. ❤Исем карточкалары. Һәр исемгә аерым карточка булдырылган, анда исемнең мәгънәсе, характеристикалары һәм башка файдалы мәгълүматлар тупланган. ❤Исемнәрне чагыштыру. Сез ике исемне янәшә куеп, аларның аермаларын һәм үзенчәлекләрен чагыштыра аласыз. ❤Яңартылган эзләү. Хәзер исемнәрне аларның мәгънәсе буенча да эзләү мөмкинлеге бар, шулай ук эзләү системасына яңа исем сыйфатлары өстәлде. ❤Сакланган исемнәр. Үзегезгә бигрәк тә ошаган исемнәрне саклап кую өчен махсус функция барлыкка килде. ❤Көн исеме. Һәр көн өчен аерым исем тәкъдим ителә. Тагын бер мөһим яңалык — Leylek хәзер өч телдә эшли: татарча, русча һәм инглизчә. Үзегезгә уңайлы булган телне сайлый аласыз. Leylek тулысынча бушлай һәм ачык проект. Әгәр Leylekнең үсешенә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, донатлар аша ярдәм итү мөмкинлеге бар. Т-Банк, Boosty яки криптовалюта аша күчерергә мөмкин. 📒Сезнең ярдәмегез проектка яңа мөмкинлекләр өстәргә һәм татар IT-проектларын үстерергә зур этәргеч бирәчәк. Сайтны https://www.leylek.tatar адресы буенча карап була.

