Бүген безгә кунакка Ванкуверда (Канада) яшәүче танышыбыз Николай килде. Николай быел КФ... — 10 июля 2026 г. в 09:45:13.776
Бүген безгә кунакка Ванкуверда (Канада) яшәүче танышыбыз Николай килде. Николай быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тюркология юнәлеше буенча магистратураны тәмамлады. Үзе тумышы белән Иркутск шәһәреннән, әнисе татар, Канадага күченеп киткәненә инде 24 ел узган. Татар телен «Ана теле» онлайн мәктәбендә өйрәнгән, киләчәктә телне тагын да камилләштерергә һәм фәнни эшчәнлеген дәвам итәргә тели.

