«Абага чәчәге» проектының рәсми сайты барлыкка килде
«Абага чәчәге» проектының рәсми сайты барлыкка килде Әлегә сайт яшүсмерләргә һәм мәктәп укучыларына комикс сәнгате аша креатив һөнәрләр белән танышырга, үзләренең иҗат потенциалын ачарга ярдәм итә. Проект кысаларында веб-комикслар гына түгел, ә махсус профориентацион мастер-класслар да оештырыла. Аларда катнашучылар комиксларның ничек барлыкка килүен өйрәнә, рәсем техникалары белән таныша һәм иҗат юнәлешендәге һөнәрләр турында күбрәк белә ала. Проект эшчәнлеге белән веб-сайт аша танышырга мөмкин. Комикслар ясау буенча остаханәгә дә биредә язылып була.