Татарстан муралы «ФормART» бәйгесендә җиңү өчен көрәшә
Татарстан муралы «ФормART» бәйгесендә җиңү өчен көрәшә Проект кысаларында яшь рәссамнар Идел буе шәһәрләрендәге йорт фасадларын мураллар белән матурлыйлар. Татарстан быел да «ФормART» урам сәнгате фестиваль-бәйгесендә катнаша. Республикабызны бу юлы яшь рәссам Александр Попов тарафыннан иҗат ителгән мурал тәкъдим итә. Александр Попов үз эшендә әби белән оныкның бергәләп өчпочмак әзерләвен сурәтләгән. Биредә горыф-гадәтләр һәм буыннар бәйләнеше символлаштырыла. Идел буе федераль округында иң яхшы мурал өчен халык тавыш бирүе тиздән тәмамлана. «Гаилә традицияләре» муралы өчен тавыш биреп өлгерик! 4-нче эш: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/621853/ *тавыш бирү 16 августка кадәр дәвам итә.