Бүген безгә кунакка Төмән өлкәсеннән 35 кешедән торган делегация килде. Райнур кунаклар...
Бүген безгә кунакка Төмән өлкәсеннән 35 кешедән торган делегация килде. Райнур кунакларны форум проектлары, хәзерге эш юнәлешләре, киләчәктә планнарыбыз белән таныштырып үтте. Төмән яшьләре алга таба тарихи урыннарга – Болгарга һәм Кырлайга барырга җыеналар. Шулай ук алар 29-30 августта узачак «Печән базары» фестивалендә дә катнашырга теләүләрен белдерделәр.