Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашуда ...
Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашуда катнашты Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин белән «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган иҗади очрашу узды. Әлеге очрашу «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында оештырылды. Ихлас әңгәмәдән торган җылы кичәдә мөфти үзенең балачагы, яшьлек еллары, театр училищесында укуы, сәнгать белән бәйле эшчәнлеге һәм дин юлына килүе турында сөйләде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы канаты астында эшләп килүче «Татар студентлары ассоциясе» вәкилләре дә мөфти белән очрашуда катнашты. Әлеге чарада алар хәзрәтнең балачагы, театр белән хатирәләре турында белде, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап тапты.