Фестиваль кысаларында ике күргәзмә оештырылачак!
Фестиваль кысаларында ике күргәзмә оештырылачак! 🚩«Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык» күчмә күргәзмәсе танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 120 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырыла. Күргәзмәдә Милли музей фондыннан шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим ителә. Алар М.Җәлилнең сугышка кадәрге һәм сугыш чоры шигырьләреннән өзекләр белән тулыландырылган. 🏹 «Сызгыра торган уклар» күргәзмәсен рәссам Арыслан Ибраһим тәкъдим итә. Автор үз хезмәтләрендә милли образларны, борынгы мотивларны һәм заманча сәнгать теле аша татар дөньясын чагылдыра. Aрыслан Ибраһим – татар рәссамы, нәкышчы һәм график, үзенең авторлык техникасы «Брызгизм» белән ясый. ▪️Вакыты: 9-11 октябрь, 11:00-20:00 сәгатьтә ▪️Урыны: ТР Милли китапханәсе, «Моң» залы каршындагы мәйданчык