Казанда «Акыл фабрикасы» форумы узачак
Казанда «Акыл фабрикасы» форумы узачак Питерда форум үткәреп кайту гына җитмәде, кызып киттек, Казанда да үткәрергә булдык Чынлыкта, күптән әзерләнәбез. Үзебезнең регионнардагы оешмаларга тараттык та, бәлки, Казандагы дусларыбызның да катнашасы килер, «Эх, белми калдым» димәсеннәр дидек. Шуңа күрә тизрәк теркәлегез! Агымдагы елның 6-9 ноябрендә Казанда татар яшьләре өчен «Акыл Фабрикасы» форумы узачак. Чара Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 80ләп яшь лидерны берләштерәчәк. Әлеге чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Форумның максаты — актив яшьләрне берләштерү, яңа проектларны бергәләп тормышка ашыру өчен командалар төзү. Форум программасы кысаларында TED форматындагы чыгышлар, «Татар яшьләре – 2035: без аны ничек күрәбез?» дөнья кафесы, яшьләр хәрәкәтенең киләчәккә планы, юнәлешләр буенча эш (тел һәм мәдәният, җәмгыятьләр, эшкуарлык, технологияләр һәм медиа), эш төркемнәре нәтиҗәләрен тәкъдим итү, татар оешмалары вәкилләре һәм экспертлар белән очрашулар көтелә. Моннан тыш, БТЯФның 2027-2030 елларга өстенлекләре турында стратегик сессия, проектлар яклау һәм командалар төзү, шулай ук мәдәни программа һәм рәсми булмаган аралашу каралган. Форум нәтиҗәләре буенча яшь лидерлар челтәре һәм төбәк координаторлары белән үзара эшләү системасы төзеләчәк. Форумда катнашу бушлай. Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен форум вакытында яшәү оештыручылар тарафыннан тәэмин ителә. Катнашучы булу өчен сайлап алу этабын узарга кирәк, урыннар саны чикләнгән Теркәлү 22 октябрьгә кадәр сылтама аша forms.yandex.ru/u/6acf1c76...