Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым: — 27 июня 2026 г. в 08:14:49.308
Роберт Миңнуллинның хатыны Клара ханым: «Миңа бүген, бер караганда, бик рәхәт булды, бер караганда – йөрәгем калтырап бетте. Мин бит Роберт исән чакта да аның шигырьләрен үзе булганда укымадым, ул командировкага киткәч яки каядыр өйдә булмаганда укый идем. Хәзер аның шигырьләрен күп укыйм. Роберт исән чакта ул шундый шигырь кичәләре турында хыяллана иде. «Эстрада концертларында да укысыннар иде аларны», – ди иде. Мондый шигырь кичәсе ул вакытта тормышка ашмастай булып тоелгандыр. Хәзер шундый кичәләр була башлады. Ул вакытларда «Киләчәктә шигырьләрем укылырмы икән», – дип ачына иде. Чирләгәндә архивларын рәтләгәндә: «И Клара, 50 елдан минем шигырьләр кемгә кирәк булыр икән?» – дип әйтеп куйганы истә. Тинчурин театрында - «Шигърият сулышы»: «Сюжет көтмәгез, һәр шигырь - мини-спектакль» Интертат МАХта