ТАССРның халык артисты Люция Фарсинаның тууына 96 ел... — 30 сентября 2026 г. в 07:30:04.230
ТАССРның халык артисты Люция Фарсинаның тууына 96 ел... (30.09.1930 - 04.03.2005) Люция Габдулла кызы Фарсина 1930 елның 30 сентябрендә Казан шәһәрендә сәнгатькәрләр гаиләсендә туа. Казан театр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң, Республика Күчмә театрына (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакырыла һәм театрда 1951-1958, 1961-1986 елларда эшли. 1958–1961 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшләп ала. Люция Фарсина 35 еллык сәхнә эшчәнлеге дәверендә татар, рус һәм чит ил классикалары буенча куелган спектакльләрдә Сара («Беренче чәчәкләр», К.Тинчурин), Пари («Сулган чәчәкләр», Җ.Җаббарлы), Сәкинә («Тугыз гашыйк», З.Шаһиморатов), Зөлхия («Кыр казлары артыннан», И.Юзеев), Зөһрә («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Рәхилә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Разия («Киек каз юлы», А.Гыйләҗев), Кручинина («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Лика («Минем бичара Маратым», А.Н.Арбузов) һ.б. 100 гә якын образ иҗат итә. Алар барысы да тырышлык, эш сөючәнлек, рухи нәзакәтлек, куелган максатына тугрылык белән сугарылган.