Беләсезме? — 30 июля 2026 г. в 07:57:00.658
Беләсезме? Хәсән Туфанның тормыш иптәше Луиза Салиәскарованың чын исеме Гайникамал булган. ➡️ Казан театр техникумында укый башлагач, аңа Гайникамал исеме сәхнә өчен яңгыравыклы түгел дип, Луиза дигән псевдоним алырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп татар театры сәхнәсендә Луиза Салиәскарова дигән танылган актриса барлыкка килә, тарихка да ул нәкъ шул исем белән кереп кала. Без бүген аны бары тик Луиза Салиәскарова исеме белән генә беләбез, ә 20 яшенә кадәр аның Гайникамал булганлыгын күпләр белми. Исемнәр кешенең язмышын үзгәртәдерме, әйтүе кыен, тик исем кешене түгел, кеше үзе исемен бизи — анысы бәхәссез. 🎭 ЛУ 📅 28—29август

