Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев 80 яшьлек юбилее уңаеннан җылы котлау...

Бүген Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев 80 яшьлек юбилее уңаеннан җылы котлаулар кабул итте. Нуретдин Нәҗмиев безнең театрның аксакалы, труппабызның иң өлкән артисты. Һәм андый кешеләрнең булуы театр өчен бик кадерле һәм дәрәҗәле. Нуретдин абый театр тарихындагы ничәмә-ничә үзгәрешле чорны кичергән, төрле буын артистлары белән бергә эшләгән шәхес. Шуңа күрә аны театрның үткәне белән бүгенгесен бәйләп торган бер күпер дип әйтеп була. Нуретдин абый чын мәгънәсендә бәхетле артист. Чөнки ул бүген дә үзе яраткан сәхнәсендә, яраткан хезмәттәшләре һәм тамашачылары арасында. Артист өчен моннан да зур бәхет бармы икән? Нуретдин абыйга иң мөһиме ныклы сәламәтлек теләп калабыз, без аны әле күп еллар сәхнәдә күрергә телибез.

2 154 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 563 подписчиков · Лайфстайл

Ещё по теме «Лайфстайл»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.