17 ноябрь Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның бенефис-спе...
17 ноябрь Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовның бенефис-спектакле «Бәхет хакы»нда көтеп калабыз. Зөфәр Харисов киң иҗади диапазонлы, күпкырлы актер. Сәхнәдә ул 100дән артык образ иҗат иткән. Һәр геройда аерым холык, аерым дөнья, аерым интонация. Аның актерлык көче рольне тышкы яктан гына түгел, геройның психологиясенә тирән кереп, аны үзенчә ачуда. Моңа иҗади фантазиясе, зәвыгы, стильне һәм жанрны тоемлавы, артистлыгы һәм, әлбәттә, үзенчәлекле таланты ярдәм итә. Еллар уза, образлар күбәя, ә Зөфәр Харисовның сәхнәдәге энергиясе һаман шул ук: көчле һәм танымаслык. БӘХЕТ ХАКЫ 📆 17 ноябрь