6 ноябрь — Тинчурин театрының туган көне! Үзебезнең 93 сезонын эшлибез!
6 ноябрь — Тинчурин театрының туган көне! Үзебезнең 93 сезонын эшлибез! Шул уңайдан театр музеенда «Сүнмәс йолдыз яктысында!» дип аталган мавыктыргыч экскурсия үтте. Театрыбызның оешу тарихы, катлаулы һәм истәлекле еллары, кызыклы вакыйгалары сөйләнде. Кәрим Тинчуринның тормышы һәм иҗаты, гаилә тарихы, шәхси әйберләре турында бәян ителде. Кунакларыбызны туган көн уңаеннан махсус бүләк-сюрпризлар да сөендерде✨ Илдар Юзеев театрыбызга багышлап язган шигырендә болай диелә: Син һәрвакыт юлда… халык белән, Салкын кышны, эссе җәйләрен. Рәхмәт сиңа безнең уйны-хисне Тамашачы белән бәйләдең. Син һәрвакыт юлда… халык белән, Тормыш үзәгеннән киләсең, Син фаҗига булып кайгырасың, Комедия булып көләсең. Аксакалдай моңсу, гамьле дә син, Егетләрчә җитез, яшь тә син. Шушы килеш гел-гел юлда булыйк, Олы юлда булыйк, яшьтәшем! Хәерле юл сиңа – киләчәккә… Озак карап калам каерылып, Комедия исеме торып калсын, Ә фаҗига калсын аерылып.
Канал в каталоге Максиметера
3 568 подписчиков · Хобби и творчество