Ул үз-үзенә бик таләпчән. Һәр рольне тирәнтен өйрәнә, персонажларының эчке дөньясын, ха... — 15 августа 2026 г. в 07:30:41.726
Ул үз-үзенә бик таләпчән. Һәр рольне тирәнтен өйрәнә, персонажларының эчке дөньясын, характерын, хисләрен ачу өчен бар көчен куя. Тамашачылар да аны яратып кабул итә. Табигый таланты белән бергә чиксез тырышлыгы, үз алдына куйган максатлары аңа сәнгатьнең иң якты юлларын ача сыман. Кадерле Ләйсән!☀️ Тормышыңда якты мизгелләр күп булсын, максат-хыялларың тормышка ашсын! Иҗат юлың сиңа канәгатьлек китерүче матур, бай рольләрдән торсын! Туган көнең белән!

