❓БҮГЕН НИНДИ КӨН❓ — 25 августа 2026 г. в 12:10:06.624
❓БҮГЕН НИНДИ КӨН❓ Бүген күренекле татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның туган көне! 🔘Беренче әдәби тәҗрибәләре – бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, шаян хикәяләр. Т.Миңнуллинны драматург итеп таныткан пьесалары: иҗади яшьләр тормышыннан алып язылган «Миләүшәнең туган көне» драмасы (1968 елда сәхнәгә куела) һәм гаиләдәге әхлак проблемаларын үз эченә алган «Нигез ташлары» комедиясе (1968 елда сәхнәгә куела). 🔘Язучы, драматургиянең төрле жанрларында актив иҗат итеп, күбесе Татарстан, Башкортстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Чуаш, Мари республикаларының театр сәхнәләрендә уйналган уңышлы әсәрләр яза, кайберләре республика һәм үзәк телевидение аша күп тапкырлар күрсәтелә, театр өлкәсенә караган үзәк журналларда басылып чыга. 🔘Т.Миңнуллинның драматургиясе жанрлар, жанр формалары төрлелеге, халыкчан образлы, җор телдә язылган диалогларның җанлы, табигый яңгыравы, композицион яктан җыйнак-төгәл булуы белән җәлеп итә. 🔘Т.Миңнуллин татар халкының язмышы, тел, мәдәният мәсьәләләренә еш мөрәҗәгать итә. Илдә барган үзгәрешләрнең асылына төшенергә, ничә гасырлар яшәп килгән халык традицияләренең, рухи байлыгыбызның югала бару сәбәпләрен ачарга тырыша. 🔘Балалар өчен 20 ләп пьеса, шул исәптән Акбай турында 7 пьеса иҗат итеп («Авыл эте Акбай», «Акбай нигә күңелсез?» һәм башкалар), язучы балалар драматургиясенә дә өлешен кертә.

